ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
43 көн калды
Айдар Метшин Түбән Камада «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде
Айдар Метшин
  • 20 Гыйнвар 2020 - 14:58
  • Караулар: 35
Узган атнада Түбән Камада «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру буенча эш башланды. Хәзерге вакытка 11 ишегалды халкы  белән очрашу узды. Бу хакта бүген район җитәкчеләренең гомуми киңәшмәсендә Айдар Метшин җиткерде.



31 гыйнварга кадәр халык белән  тагын 40 җыелыш үткәрү планлаштырыла. «Барлык очрашулар да  халыкның бик актив катнашында уза, - диде Түбән Кама мэры. - Бу программаның халык өчен бик кирәк булуын тагын бер кат раслый. Халыкның үз ишегалдын, үз йортын яңарту чараларын үткәрүдә инициатива күрсәтеп, аның турыдан-туры катнашучысы булырга әзер торуы бик мөһим. Игелекле күршелек елы идеологиясе дә моны күз алдында тота».


Быел муниципаль районда 111 ишегалды  яңартылачак. Башкарылачак эшләргә юлларны, тротуарларны ремонтлау, ут баганаларын яңарту, балалар өчен уен мәйданчыклары булдыру, эскәмияләр урнаштыру һ.б.  керә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар