ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
57 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
7 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
3 көн калды
Айдар Метшин: "Яңа ел күңелле һәм якты мизгелләр бүләк итсен!"
Айдар Метшин
  • 31 Декабрь 2019 - 15:50
  • Караулар: 54

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Яңа ел алды көннәре, сәгатьләре һәм минутлары һәрвакыт аерым дулкынлану һәм киләчәкнең якынаюын тою хисе белән тулы. Мондый хисләр барыбыз да яраткан, искиткеч матур шушы бәйрәмдә генә була.

Узып баручы 2019 елда без бергә күп кенә эшләр башкардык. Бу ел яңа казанышлар һәм күркәм вакыйгаларга бай булды. Шәһәребез һәм авылларыбыз тагын да уңайлырак, ә аларда яшәү күңеллерәк булсын өчен күп эшләр башкарылды.

Бүген мин барлык түбәнкамалыларга узып баручы ел дәвамында  муниципаль район үсешенә керткән өлешләре, куйган хезмәтләре өчен чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм.

Сүз дә юк, безнең һәрберебез яхшы якка үзгәрешләрне сизсен өчен, әле күп эшләр башкарырга кирәк. Алда - бик күп кызыклы проектлар, стратегик инвестиция планнары һәм социаль программалар.

2020 ел илебез тарихына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Республикабыз оешуның 100 еллыгы елы буларак кереп калачак, ә Түбән Камада ул Игелекле күршелек елы исеме астында узачак!

Хөрмәтле түбәнкамалылар! Яңа ел бәйрәмнәре сезгә күңелле һәм якты мизгелләр бүләк итсен, 2020 елда барлык планнарыгыз тормышка ашсын, йортыгызда тынычлык һәм мәхәббәт, иминлек һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!

Барыгызга да уңышлар, нык сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет һәм игелек телим. Яңа ел котлы булсын!

                              Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*