ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
26 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
20 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
18 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
17 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
11 көн калды
Түбәнкамалылар ишегалларын төзекләндерүдә үз тәкъдимнәрен кертә
Айдар Метшин
  • 08 Октябрь 2019 - 14:58
  • Караулар: 66

Айдар Метшин бүген шәһәрнең Менделеев урамы 26 нчы йортында яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге очрашуга аны йорт өчен җаваплы Фәридә Нигъмәтҗанова чакырган иде.

Әлеге йортта яшәүчеләр "Безнең ишегалды” программасына җитди әзерләнә: алар үз ишегалларын төзекләндерү планын, дизайн-проектын эшләгәннәр.


“Безнең үтенеч буенча йорт идарәсе уңайлы эскәмияләр куйды, - ди Фәридә Нигъмәтҗанова. - Балалар мәйданчыгы булдыру өчен дә озак йөрдек, анысы быел эшли башлады. Әмма без тагын да күбрәк мөмкинлекләр турында хыялланабыз. Яшүсмерләр өчен мәйданчыкта берничә тренажер өстәргә теләр идек, алар өчен әлегә кулдан ясалган ике футбол капкасыннан башка берни дә юк. Мәйдан территориясенең өчтән бер өлеше койма белән әйләндереп алынган, балалар шунда футбол уйный, туп юлга оча, ә алар -   туп артыннан. Монда бәлагә дә ерак түгел”.


Биредә яшәүчеләрнең сүзләренчә, файдаланылмый торган урыннарны бетонлап, өстәмә парковка сыйфатында файдаланырга мөмкин. Ә йорт янында спорт-сәламәтләндерү мәйданчыгы оештырырга ниятлиләр. "Тренажерлар, эскәмияләр, чүп савытлары, яктырткыч баганалар урнаштырырга мөмкин, актив һәм тыныч ял итү өчен менә дигән урын барлыкка киләчәк, - ди Фәридә Нигъмәтҗанова. - Кемдер спорт белән шөгыльләнәчәк, кемдер шахмат һәм домино уйнаячак”. Аның фикеренчә, киләчәктә ишегалдында яшәүчеләр арасында кафе да ачып җибәрергә мөмкин.


Айдар Метшин барлык бу фикерләрне хуплады. Хәзер биредә яшәүчеләргә тагын бер тапкыр барлык вариантларны карап чыгарга һәм Түбән Камада “Безнең ишегалды” программасы башлануын - 2020 елны көтәргә кирәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар