ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Айдар Метшин Химиклар проспектында төзекләндерү барышын тикшерде
Айдар Метшин
  • 17 Сентябрь 2019 - 14:52
  • Караулар: 61

Түбән Камада Химиклар проспектын төзекләндерү дәвам итә. Эш барышын Айдар Метшин тикшерде.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында быел Түбән Каманың Вахитов боҗрасыннан Корабельная урамы белән кисешкән урынына кадәр капиталь ремонт башкарыла. Бу максатка РФ һәм ТР бюджетларыннан 243 млн сум акча бүлеп бирелгән. Эшләрне «Татавтодор» предприятиесе башкара.

Капиталь ремонт барышында юл полотносы, тукталыш павильоннары тулысынча яңартылган, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру эшләре башкарылган, борылышлар күчерелгән, яңа юл билгеләре куелган, җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннары төзекләндерелгән.


Айдар Метшин ремонтлана торган участокны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин белән берлектә карады. Бүгенге көндә биредә газоннарны тәртипкә китерү, куркыныч тудыру сәбәпле киселгән алмагачлар урынына яңаларын утыртуга әзерлек бара. Төзекләндерү шулай ук боҗра борылышларында һәм җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарында башкарылачак. Күчмә киңәшмәдә катнашучылар Химиклар проспектындагы барлык тукталыш павильоннарын бердәм стильгә китерү кирәклеге турында фикер алыштылар.


Моннан тыш, эшче төркем Химиклар проспектында җәяүлеләр юлын да карады. Архитектура һәм төзелеш идарәсе проспектта җәяүлеләр юлын төзекләндерү буенча эскизлар эшләү бурычын алды. Бу эшләрне 2020 елдан этаплап башкаруга керешергә тиешләр.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*