ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Айдар Метшин: “Бу көн Түбән Камада билгеләп үтелүче даталар арасында аерым урын алып тора”.
Айдар Метшин
  • 01 Сентябрь 2019 - 08:20
  • Караулар: 16

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары!

 Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Бу көн Түбән Камада билгеләп үтелүче даталар арасында аерым урын алып тора. Нәкъ менә безнең территориядә бүген нефть эшкәртү сәнәгатенең эре проектлары гамәлгә ашырыла, «Татнефть» компанияләр төркеме предприятиеләре эшли.

 Сезнең һәрберегез үз эшчәнлегегезнең нәтиҗәләре белән горурлана ала, чөнки хезмәтегез – территориябезнең генә түгел, ә бөтен республиканың мул тормышы нигезе. Җитештерүдә катлаулы бурычларны уңышлы хәл итеп, нефть-газ тармагы предприятиеләре Түбән Кама муниципаль районында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш кертәләр.

Көндәлек тырыш хезмәтегез, фидакарьлегегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Аерым рәхмәтемне комплекс ветераннарына җиткерәм.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, Түбән Кама һәм Татарстан үсеше өчен хезмәт юлыгызда яңа казанышлар телим!

 

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*