ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
Айдар Метшин: «Югары спорт казанышлары кечкенә җиңүләрсез булмый»
Айдар Метшин
  • 10 Август 2019 - 07:00
  • Караулар: 65

Кадерле түбәнкамалылар!

Сезне чын күңелдән Физкультурачылар көне белән тәбрик итәм!

Бу бәйрәм профессиональ спортчыларга, тренерларга да, шулай ук гади спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучыларга да бер үк дәрәҗәдә якын.

Түбән Камада яхшы спорт традицияләре барлыкка килде, һәм шунысы куанычлы, елдан-ел күбрәк кешеләр, бигрәк тә яшьләребез, спорт белән шөгыльләнү белән кызыксына.

Без спортчыларыбызның уңышлары белән чын күңелдән горурланабыз, Россия һәм халыкара ареналарда чыгыш ясаучы командаларны хуплыйбыз. Без хоккей, футбол, җиңел атлетиканы яратабыз, шәһәребез спортның төрле төрләрен үстерү өчен күп көч куя! Шуның белән бергә, югары спорт казанышлары кечкенә җиңүләрсез булмый дип ышанам. Шуңа күрә без массакүләм спортны үстерүгә аерым игътибар бирәбез, анда һәр түбәнкамалы үзен күрсәтә ала.

Түбән Каманың спорт хәрәкәте ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм, алар үзләренең рухи ныклыгы, максатчанлыгы белән яшьләргә үрнәк күрсәтә һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә.

Бу бәйрәм көнендә безнең тренерларның, спорт секцияләре һәм түгәрәкләре җитәкчеләренең эшен билгеләп үтәсе килә, алар Түбән Кама яшьләренең сәләтләрен ачарга ярдәм итәләр, киләчәк җиңүләргә нигез салалар.

Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, җиңүгә омтылыш, күбрәк уңышлы стартлар һәм яңа спорт казанышлары телим!


Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар