ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
55 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
5 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
Айдар Метшин: "Түбән Кама төзүчеләренә җаваплы һәм масштаблы бурычларны хәл итәргә туры килә"
Айдар Метшин
  • 11 Август 2019 - 09:30
  • Караулар: 108

Хөрмәтле төзелеш комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Үз тарихы дәвамында Түбән Кама төзүчеләренә җаваплы һәм масштаблы бурычларны хәл итәргә туры килә – заманча сыйфатлы торак фонды һәм социаль-мәдәни объектлар булдырудан алып, эре предприятиеләр төзүгә кадәр.

Һәр төзелеш проектын гамәлгә ашыру – йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, парклар, сәнәгать объектлары төзү -  хезмәт сөючән һәм үз эшләренә тугрылыклы кешеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән безнең шәһәр, авыл җирлекләре елдан-ел матурлана, уңайлырак була бара.

Аерым рәхмәт сүзләрен Түбән Каманың беренче төзүчеләренә, тармак ветераннарына җиткерәсе килә! Сезнең куллар белән безнең шәһәр төзелгән, сез Түбән Каманың киләчәк үсешенә һәм чәчәк атуына нигез салдыгыз, яшьләргә иң яхшы һөнәри традицияләрне тапшырдыгыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешү өчен ничек эшләргә кирәклеген күрсәттегез!

Хөрмәтле төзүчеләр, осталык һәм һөнәрилек, зур иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, игелек һәм уңышлар телим!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*