Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Айдар Метшин: "Түбән Кама районы мөселманнары яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләүне камилләштерүгә зур өлеш кертәләр".
Айдар Метшин
  • 11 Август 2019 - 05:00
  • Караулар: 11

Хөрмәтле район һәм шәһәр мөселманнары!

Сезне чын күңелемнән изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Бу якты бәйрәм бөтен дөньяда ислам динен тотучыларны берләштерә һәм аларны ислам нигезләренең рухи һәм әхлакый кыйммәтләренә – шәфкатьлелеккә һәм гаделлеккә, якыннарының хәленә керүгә һәм аларны кайгыртуга юнәлтә.

Корбан бәйрәмендә кунакка йөрү кабул ителгән, һәр йортта өстәл әзерләнгән, догалар һәм изге теләкләр яңгырый. Бу бәйрәм кешеләр күңелендә аерым бер хис тудыра, ә бу көннәрдә ярдәм күрсәтүчеләр, аны кабул итүчеләр зур шатлык кичерәләр.

Түбән Кама районы мөселманнары яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләүне камилләштерүгә зур өлеш кертәләр, диннәр арасында татулыкны үстерүгә һәм исламның чын гореф-гадәтләрен ныгытуга ярдәм итәләр. Тынычлык һәм татулык  -Түбән Каманың төп хәзинәсе һәм байлыгы, без аны сакларбыз һәм арттырырбыз. Моңа безне ислам да, христиан дине дә өйрәтә!

Кадерле түбәнкамалылар! Чын күңелдән сезне бу Бөек бәйрәм белән котлыйм! Аллаһы Тәгалә һәр гаиләгә, һәр кешегә, нинди дин тотуына карамастан, тынычлык, иман сафлыгы, ныклы сәламәтлек һәм иминлек бирсен!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*