Чистай һәм Түбән Кама епискобы Игнатий Түбән Камага килеп, биредәге чиркәүләрне карады, дин тотучылар белән аралашты.
Моннан тыш, епископ шәһәр мэры Айдар Метшин, имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов, Ветераннар советы җитәкчелеге, милли-мәдәни автономия вәкилләре белән дә очрашты.
Епископ Игнатийга 52 яшь, ул рухани гаиләсендә туган. 20 елдан артык Ульяновскида рухани булып хезмәт итә, шуннан соң Казанга җибәрелә, анда берничә ел дәвамында изге Кирилл чиркәвен җитәкли. 7 июль көнне Ладожский күле утравындагы борынгы монастырьдә Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл аның Чистай һәм Түбән Кама епискобы итеп билгеләнүен игълан итә.
“Мин сезне күрүемә бик шат, бу минем Түбән Камага беренче килүем, - диде яңа епископ. – Хак Тәгаләнең чиркәвебез, православие, халык мәнфәгатьләрен кайгырту өчен зирәклек, рухи ныклык бирүен теләп, догада булуыгызны үтенәм. Тынычлык һәм татулыкта яшәсәк иде, шул исәптән үз диннәрен тотучы, зур тырышлык куючы ислам вәкилләре белән дә".