ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
16 көн калды
27 Сентябрь 2019
13:00 - 14:30
9 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
3 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
2 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
2 көн калды
Айдар Метшин: "Безнең һәркайсыбызның тормышы гаиләдән башлана".
Айдар Метшин
  • 08 Июль 2019 - 07:08
  • Караулар: 293

Кадерле түбәнкамалылар!

Сезне чын күңелдән гаилә һәм никахны яклаучы изгеләр Петр һәм Февронияне искә алу бәйрәме – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Безнең һәркайсыбызның тормышы гаиләдән башлана. Якыннары турында кайгырту, үзара хөрмәт, татулык һәм мәхәббәт - кешенең төп таянычы һәм терәге. Ә имин, тату гаилә - нык һәм көчле дәүләтнең нигезе генә түгел, олы бәхет, зур хезмәт тә, һәм моның өчен иң кадерле бүләк - бәхетле балаларыбыз һәм аларның уңышлары. Түбән Кама муниципаль районында яшь буын өчен     парлы тормыш үрнәге, горурлыгыбыз булып торучы нык һәм тату гаиләләр күп.

Күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрне бәйрәм белән аерым котлыйсым килә, аларның саны елдан-ел арта бара. Бәхетле, тату, имин гаиләләр күбрәк булган саен, җирлегебезнең дә ныграк булырына ышанам!

Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, үз көчегезгә, киләчәккә ышынычыгыз булуын телим! Бер-берегезне яратып яшәгез!

 

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*