Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
46 көн калды
Айдар Метшин: "Милли проектлар - Түбән Кама муниципаль районының алга таба үсеше өчен "юл картасы".
Айдар Метшин
  • 04 Июнь 2019 - 17:58
  • Караулар: 78
3 июнь көнне  «Мирас» район мәдәният йортында «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегенең XXXII конференциясе узды. Конференция эшендә барлык  99 башлангыч оешма вәкилләре, сәяси совет һәм җирле контроль комиссиясе әгъзалары, шәһәр һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашты. Президиум составына «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле бүлекчәсе секретаре Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Илсөя Мезикова һәм Азат Бикмурзин керде. 

Конференция кысаларында катнашучылар тарафыннан күп кенә сораулар каралды: беренче чиратта, 26 майда узган алдан тавыш бирү нәтиҗәләре, Түбән Кама муниципаль районы территориясендә милли, федераль һәм җирле партия проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук 20 июньдә узачак «Бердәм Россия» партиясенең төбәк конференциясендә катнашу өчен Түбән Кама бүлегеннән кандидатлар тәкъдим итү.



Конференция кысаларында көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе булып,   шәһәр һәм район территориясендә милли проектларны, шулай ук федераль, төбәк һәм җирле дәрәҗәдәге партия проектларын гамәлгә ашыру  мәсьәләләре торды.  Аларны гамәлгә ашыру барышы турында Түбән Кама җирле бүлеге секретаре, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин сөйләде.

Айдар Метшин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең 14 федераль проекты гамәлгә ашырыла, аларның күбесе Түбән Кама муниципаль районы территориясендә дә алып барыла. Җирле бүлек тарафыннан шулай ук агымдагы елда гамәлгә ашыру өчен җирле партия проектлары исемлеге расланды. Алар барысы  -  егерме, һәркайсына җирле сәяси совет әгъзалары һәм башлангыч оешмалар секретарьлары арасыннан кураторлар беркетелде. Айдар Метшин партия проектларының сайлау алды йөкләмәләре нигезендә формалаштырылуын  искәртте.



Гомумән алганда, соңгы елларда  партиянең 40 тан артык проекты гамәлгә ашырылды. Аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буларак,  укытучыларның һәм табибларның хезмәт хакы артты, мәктәп һәм хастаханәләр яңа җиһазлар белән тәэмин ителде, авыл хуҗалыгы  җитештерүчеләренә ташламалы кредит бирү өчен шартлар булдырылды, торак, социаль объектлар һәм юллар төзелеше тизләтелде. 



 Айдар Метшин үз чыгышында Түбән Кама муниципаль районы территориясендә милли проектларны тормышка ашыруга аерым игътибар бирде. Милли проектларның тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә кагылуы һәм аларны гамәлгә ашыруның һәр территория өчен мөһим булуы билгеләп үтелде. «Безнең өчен бу  -  Түбән Кама муниципаль районының алга таба үсеше өчен «юл картасы» һәм 2024 елга кадәр җирле бүлек эше өчен нигез», - дип ассызыклады Айдар Метшин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*