Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
12 көн калды
"Бердәм Россия" партиясе праймеризында һәр җиденче түбәнкамалы катнашты
Айдар Метшин
  • 27 Май 2019 - 13:13
  • Караулар: 53
"Бердәм Россия " партиясенең алдан тавыш бирү чарасында  Түбән Камада яшәүчеләрнең 13,86% ы катнашты. Бу хакта бүген җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә Түбән Камадан праймеризда катнашучыларның берсе  Айдар Метшин сөйләде. 

Тавыш бирү нәтиҗәләре якын көннәрдә билгеле булачак.   Сайлаучылар тарафыннан 2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлауларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырыла. 



Түбән Кама шәһәре территориясендә -   14 исәпләү участогы һәм район буенча 5 исәпләү участогы эшләде. "Праймеризның төп нәтиҗәләреннән берсе -  кандидатларга, хакимият вәкилләренә халык белән очрашу, гражданнарны борчыган сорауларны ачыклау, аннары инде ТР Дәүләт Советы депутаты дәрәҗәсендә  үз сайлаучыларының йөкләмәләрен үтәүдә  бу мәсьәләләрне хәл итү  өчен мөмкинлек", - диде бүген Айдар Метшин.

Билгеле булганча, әлегә Татарстан Дәүләт Советында түбәнкамалылар мәнфәгатьләрен Азат Бикмурзин, Илсөя Мезикова һәм Разил Вәлиев яклый.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*