Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
12 көн калды
Түбән Камада «Яшьлек шәһәрләр төзи» фестивалендә бүген берьюлы ике мэр һәм 700 дән артык кеше катнашачак
Айдар Метшин
  • 23 Май 2019 - 09:07
  • Караулар: 39
Бүген кич Түбән Камада узачак «Яшьлек шәһәрләр төзи» фестивалендә берьюлы ике мэр катнашачак. Концерт һәм күңел ачу программасыннан тыш, бәйрәмдә парад оештырыла, анда  700 дән артык кеше катнашачагы көтелә.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе каршындагы мәйданда 17:00 сәгатьтә бәйрәм парады башлана. Анда идарә хезмәткәрләре, Яшьлек урамында яшәүчеләр, чыгарылыш сыйныф укучылары катнаша. Парад «Велики» автошәһәрчегендә концерт программасы белән тәмамланачак. 

Историческое фото ул. Юности. Эти дома в народе называют "Три танкиста"

Фестиваль программасында -  концерт, спорт ярышлары, төрле остаханәләр, күргәзмәләр, бәйге-уеннар. 

«Минем шәһәрем урамнары» муниципаль проекты кысаларында үткәрелүче бәйрәмдә Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм Мармарис мэры Мехмет Октай катнашачак. Төркия вәкилләренең  бүген Түбән Камага эш сәфәре көтелә. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*