Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
11 көн калды
30 Март 2019
12:00 - 13:00
4 көн калды
Айдар Метшин республика җитәкчеләре медиарейтингында өченче урынны били
Айдар Метшин
  • 05 Март 2019 - 14:08
  • Караулар: 37
Айдар Метшин ТР җитәкчеләренең нәтиҗәлелеге рейтингында өченче урынны алды. «ПромРейтинг» агентлыгы белгечләре  1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр җитәкчеләрнең эш нәтиҗәләрен өйрәнгән. 

Белгечләр җитәкчеләрнең  стандарт һәм стандарт булмаган хәлләрдә Интернет аша халык белән аралаша белүен, шулай ук киеренкелекне  ачыклый алу һәм аны уңай якка үзгәртү, проблемаларны хәл итү, кешеләрне тынычландыра белү һәм кирәк вакытта җаваптан качмыйча, гадел эш йөртү мөмкинлекләрен өйрәнгән.

Нәтиҗәдә, исемлеккә Татарстанның 100 дәүләт хезмәткәре кергән. Алар арасында министрлар, ведомство башлыклары, көч структуралары җитәкчеләре,  мэрлар һәм муниципаль район башлыклары бар.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин рейтингта бер баскычка күтәрелгән  һәм беренче өчлеккә кергән.  Аналитиклар түбәнкамалыларның Светлаков хорына биргән җавабын мәгълүмат чараларында  еш телгә алынуын белдергән.

Рейтингның икенче урында – ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, беренче урында – Казан мэры Илсур Метшин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар