Рус Тат
Айдар Метшин муниципаль район башлыклары арасындагы медиарейтингта алдынгы урынны били
Айдар Метшин
  • 18 Июль 2018 - 11:31
  • Караулар: 40

«Аппаратная» каналы кабат республикада матбугат чараларында иң күп телгә алынучы муниципаль район башлыклары рейтингын төзегән. Рейтинг өч юнәлештә: «Алдынгылар», «Артта калучылар», «Нейтраль» блоклары буенча төзелгән. Түбән Кама районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин «Алдынгылар» блогында беренче урында тора.

«Аппаратная» каналы хәбәр итүенчә, күптән түгел Айдар Метшин журналистларга күбрәк ул җитәкләгән район һәм анда яшәүчеләр турында язарга кирәклеген җиткерсә дә, Метшин телгә алынган йөзләрчә мәкаләләр арасында җирле басмаларның өлеше зур. Республика матбугат чараларында Түбән Кама башлыгы исеме бәйрәм темаларына караган мәкаләләрдә (Сабантуй, чыгарылыш кичәләре), нефть-химия предприятиеләре яңалыкларында, җирле паркта килеп чыккан күңелсез хәл һәм аңа шәһәр мэрының мөнәсәбәте, шулай ук Татарстан вәкилләренең Петербург икътисадый форумында катнашуы кебек хәбәрләрдә яктыртыла.

Медиарейтингың икенче баскычында – Алабуга мэры Геннадий Емельянов, өченче урында – Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*