Рус Тат
Айдар Метшин: «Гаилә, мәхәббәт, тугрылык, якыннарың турында кайгырту һәр кеше тормышында төп байлык булып тора»
Айдар Метшин
  • 08 Июль 2018 - 05:24
  • Караулар: 90

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Сезне чын күңелдән Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Гаилә, мәхәббәт, тугрылык, якыннарың турында кайгырту һәр кеше тормышының төп кыйммәте булып тора. Алар тормышыбызга мәгънә өсти, төрле проблемаларны җиңәргә ярдәм итә. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан яшьләргә әхлакый һәм рухи традицияләр күчә.

Түбән Кама муниципаль районында матур һәм күркәм гаиләләр бик күп, аларның зирәк һәм игелекле мөнәсәбәтләре барыбыз өчен үрнәк булып тора, һәм бүген мин, беренче чиратта, бернигә дә карамастан, мәхәббәт һәм тугрылык саклап калган гаиләләрне чын йөрәктән котларга телим. Аларның гореф-гадәтләре, чисталыгы һәм ихласлыгы, яшь парлар өчен өлге булып торсын.

Бу искиткеч матур көнне күп балалы гаиләләргә һәм ятим балаларны тәрбиягә алган ата-аналарга аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Ә яшь парларга сабырлык һәм мәхәббәт телим.

Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек телим! Бер-берегезне яратыгыз! Балаларыбызның киләчәге якты һәм бәхетле булсын!

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
шәһәр Мэры
Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар