ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада өлкән яшьтәге кешеләргә һәм күпбалалы гаиләләргә "игелек тартмалары" китерелә
Балалар дөньясы
  • 16 Апрель 2020 - 10:01
  • Караулар: 51

Башкарма комитет һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «КИТ Строй» компаниясе һәм KazanExpress сәүдә челтәре ярдәмендә үзизоляциядә булган өлкәннәр өчен бушлай продуктлар китерелә башлады.

Беренче партия яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле өлкән яшьтәге гражданнарга җибәреләчәк. KazanExpress курьерларының барлык җыелмасын адресатларга контактсыз юл белән җиткерәчәкләр. Моннан тыш, әлеге ярдәмне Түбән Каманың 100 күпбалалы гаиләсе дә алачак. 

Азык-төлек җыелмасында гомуми бәясе 1 500 сум булган 20ләп төрле әйбер бар. Җыелма бер өлкән яшьтәге кешегә 1 айлык карантин вакытына исәпләнгән.

Бу эшкә башка түбәнкамалылар да кушыла ала. Алар 60 яшьтән өлкәнрәк туганнары өчен бушлай азык-төлек җыелмасына сайтта заказ биреп, ярдәм күрсәтә алалар.

Азык-төлек җыелмасында түбәндәге товарлар бар:

 Карабодай ярмасы - 2 кап;

 Дөге ярмасы -2 кап;

 Солы ярмасы -2 кап;

 Он - 2кг, 1 кап;

 Макарон — 2 кап;

 Көнбагыш мае - 1 шешә;

 Шикәр — 1 кап;

 Сыер тушенкасы — 2 банка;

 Кара чәй - 100 грамм, 1 кап;

 "Акульчев" вафлие -1 кап;

 Шоколад - 2 данә;

 Бәдрәф кәгазе — 4 төргәк;

 Сабын — 1 кисәк;

Антисептик — 1 данә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*