ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
43 көн калды
Аз керемле гаиләләр яңа туган балалары өчен бүләк алачак
Балалар дөньясы
  • 16 Гыйнвар 2020 - 16:07
  • Караулар: 50
1 гыйнвардан гаиләләрендә бала туган түбәнкамалылар җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта,  яңа туган балага бүләк яки "Сабый тартмасы" алачак. Яңа туган балалар өчен мондый комплектлар Түбән Камага да кайтартылды.

Гаиләнең җан башына уртача кереме турында белешмә яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсендә бирелә. "Сабый тартмасы"н  бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча алырга мөмкин. Моның өчен  түбәндәге документларны туплап, бала тудыру йортына мөрәҗәгать итәргә кирәк:

- баланың туу турында таныклыгы күчермәсе;

- гаиләнең җан башына уртача кереме күләме турында белешмә (Татарстанда яшәү минимумы - 9 295 сум);

- опекага алучы мөрәҗәгать итсә,  баланы опекага алу турында карардан өземтә;

- бала тудыру йортында бала тууны раслаучы документ күчермәсе;

- бүләк комплекты алынмау турында бала тудыру йортыннан белешмә.


 "Сабый тартмасы"нда балалар комбинезоны, мендәр, юрганнар, махер тукымадан тегелгән әйберләр (чигүле халат, капюшонлы мунча сөлгесе, җиңсә, башмаклар), подгузниклар, пеленкалар (берәр пар бәз һәм фланель), яңа туган балалар өчен киемнәр комплекты (күлмәк, ыштан, башлык), кер юу порошогы, сабын, баланы юындыру өчен гель, шампунь, бит, кул, тәнгә сөртү өчен крем, 14 нче үлчәмле киез итекләр бар.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*