ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
9 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
4 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
1 көн калды
Бүген Түбән Камада Бөтендөнья бала көнен билгеләп үтәләр
Балалар дөньясы
  • 20 Ноябрь 2019 - 13:39
  • Караулар: 20

Бүген Бөтендөнья бала көне, аның белән бер үк вакытта Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне билгеләп үтелә.

Түбән Камада иртәнге тугыздан төшкә кадәр зур түләүсез юридик кабул итү узачак. Белгечләрнең консультацияләрен балалар да, өлкәннәр дә алырга мөмкин – сүз, нигездә, аерым төркемнәр: ятимнәр, тәрбиягә бала алган гаиләләр, «көчле рухлылар» һ. б. турында барачак. Мөрәҗәгать итүчеләргә эчке эшләр органнары, суд приставлары хезмәте, җәзаларны үтәү хезмәте, халыкны социаль яклау, опека һәм попечительлек, мәгариф органнары вәкилләре ярдәм итәчәк. Алдан язылу түбәндәге телефоннар буенча алып барыла: 8 8(555) 41-98-46, 41-91-45.

16:00 сәгатьтә ГХАТ идарәсендә «Мин Түбән Камада тудым!» исеме астында бәйрәм чарасы башланачак. Быел икенче һәм аннан соңгы балалары туган яшь гаиләләргә ана капиталына дәүләт сертификатлары биреләчәк. Аларны ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина һәм Түбән Кама районында РФ Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Лариса Ламбина тапшырачак.

Бөтендөнья бала көне (Universal Children ' s Day) ел саен 20 ноябрьдә билгеләп үтелә. 1954 елда БМО Генераль Ассамблеясы бөтен илләргә бу датаны, бөтен дөньяда балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшчәнлеккә багышланган, балаларның туганлык һәм үзара аңлашу көне буларак, бәйрәм итүне гамәлгә кертергә тәкъдим итә. 20 ноябрьдә ассамблея 1959 елда Бала хокуклары декларациясен, ә 1989 елда Бала хокуклары турында конвенцияне кабул иткән көнне билгеләп үтәләр, дип хәбәр итә www.calend.ru.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*