ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
9 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
4 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
1 көн калды
Craft IT: Түбән Камада балаларны һәм өлкәннәрне робототехника һәм Кытай теле курсларына җыялар
Балалар дөньясы
  • 19 Ноябрь 2019 - 15:10
  • Караулар: 32

Түбән Камада «Craft IT» инновацион иҗат үзәгенә балалар һәм өлкәннәрне җыю дәвам итә.

Көндез биредә 24 лицейда тәрбияләнүчеләр шөгыльләнә (биредә үзәк урнашкан), ә кичләрен түләүле курслар ачыла. Хәзер аларга 50 гә якын кеше язылган, ә потенциаль сыйдырышлыгы 200 һәм аннан да күбрәк.

7 яшьтән язылырга була, студиядә балалар да, өлкәннәр дә шөгыльләнә. Укулар тәмамланганнан соң сертификат бирелә, шулай ук курслар өчен сумманы керем салымын киметү хисабына кыскартырга мөмкин.

Безне укучылар өчен барлык алты юнәлеш буенча да бәяләр һәм дәресләр саны белән таныштык:

Робототехника (атнага 1 тапкыр, дәрес – сәгать ярым): аена 1600 сум;

3D-модельләштерү (атнага 1 тапкыр, дәрес - сәгать ярым): аена 1600 сум;

Инглиз теле (атнага 2 тапкыр, дәрес – сәгать ярым): аена 3200 сум;

Төрек теле (атнага 2 тапкыр, дәрес - сәгать ярым): аена 3200 сум;

Алман теле (атнага 2 тапкыр, дәрес - сәгать ярым): аена 3200 сум;

Кытай теле (атнага 2 тапкыр, дәрес – сәгать ярым): аена 3600 сум.

8 906 115 15 11 номеры буенча язылырга мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*