ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
29 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Түбән Камада беренче бала өчен айлык түләүне 500 дән артык хатын-кыз рәсмиләштергән
Балалар дөньясы
  • 11 Октябрь 2019 - 08:56
  • Караулар: 64

Түбән Кама социаль яклау идарәсе хәбәр итүенчә, 2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр гамәлдә. Бу мөмкинлектән агымдагы елда 541 хатын-кыз файдаланган.

Бүгенге көндә айлык түләү суммасы 8 896 сум тәшкил итә (Татарстанда билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләме).

Бала туганнан соң айлык түләүләрне сорап, 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Айлык түләү бала туган көннән исәпләнә. 6 айдан соң   мөрәҗәгать иткән очракта – гариза тапшырылган көннән. Түләүләр   1 ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Тиешле вакыт узгач, аны озайту өчен, кабат яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен, Түбән Кама муниципаль районындагы республика матди ярдәм үзәгенең 31 нче бүлегенә (Тынычлык проспекты, 60) түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

- баланың туу (уллыкка алу) турындагы таныклыгы;

- гаилә әгъзаларының еллык кереме турындагы белешмәсе;

- банкта ачылган исәп-хисап реквизитлары;

- паспорт.

2018 елның 1 гыйнварыннан беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым тулганчы, айлык түләүләргә дәгъва кыла ала, әмма аны алуның махсус шартлары бар. Бу шартлар түбәндәгеләр:

-ана һәм бала РФ гражданнары булырга тиеш;

- аларның   РФ территориясендә яшәүләре шарт;

- гаиләдә кеше башына айлык керем 14 034 сумнан артыграк тәшкил итмәсә.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*