ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
31 май көнне Түбән Каманың Гайнуллин урамында Гаилә бәйрәме оештырыла
Балалар дөньясы
  • 27 Май 2019 - 15:29
  • Караулар: 128
Түбән Камада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар май аеннан ук башлана. Әйтик,  31 май көнне шәһәрдә  «Это всё любовь»   («Болар барысы да мәхәббәт») дигән  фестиваль узачак.

Бәйрәмнең үзәге  -  Гайнуллин урамындагы 4, 6 нчы йортларның балалар мәйданчыгы. Чара 17:30 сәгатьтә башлана. Программада:

- юбилярларны хөрмәтләү;

- иҗат коллективлары чыгышы;

- балалар иҗаты күргәзмәсе;

- микрорайонда яшәүчеләрнең кул эшләре күргәзмәсе;

- "Гаилә портреты" рәсемнәр конкурсына йомгак ясау;

- Бергәләп бию;

- Остаханәләр эше;

- Бәйрәм сәүдәсе, батут, татлы мамык.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*