Рус Тат
Сентябрь аенда Түбән Камада 298 бала дөньяга килгән
Балалар дөньясы
  • 11 Октября 2017 - 10:23
  • Просмотров: 24

Түбән Каманың ГХАТ (ЗАГС) идарәсе муниципаль районда 2017елның сентябрь аена демографик хәл торышы белән таныштырды.

Ай буена 832 нөсхә гражданлык хәле акты теркәлгән, шулар арасында туу турындагылары 298 данә тәшкил итә. Беренче балалары дөньяга килгән гаиләләр саны - 94 , 145 гаилә икенче кат әти-әни булу бәхетенә ирешкәннәр, 59 гаиләдә өченче, дүртенче һәм күбрәк бала туган. Сентябрь аенда Түбән Камада өч пар игезәк бала да дөньяга килгән.

Малайлар арасында иң күп кушылган исемнәр: Кәрим, Кирилл, Матвей, кызлар арасында – Ралинә, София, Елизавета. Сирәк исемнәр арасында Теона, Сабрина, Эсмира, Марат, Гектор, Платон исемнәре теркәлгән.

Бу айда 210 пар рәсми рәвештә гаилә корган. 44% ир-егетләрнең -    25-29 яшьтә, 40% хатын-кызларның 18-24 яшьтә булулары ачыкланган.
Система Orphus
Текст сообщения*
Читайте также
Башка яңалыклар