ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбәнкамалылар – «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе җиңүчеләре
Бәйгеләр
  • 10 Март 2020 - 10:56
  • Караулар: 41

Түбән Камадан берьюлы биш конкурсант «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңү яулады. Аларны Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында бүләкләделәр.

«Минем язмышым — минем һөнәрем» номинациясендә Гөлнара Гыйльманова җиңүче булды. Ул «Түбән Кама Нефтехим» компаниясендә компрессор җайланмалары машинисты булып эшли, цехның профсоюз комитетын җитәкли. Гөлнара Гыйльманова өч ул һәм бер кыз үстерә.

«Без сезнең белән күп нәрсәгә сәләтле — матур эшләргә, укырга, балаларны тәрбияләргә. Һәм бар яктан үрнәк булырга», - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.


«Хатын-кыз - ел үрнәге» номинациясендә Түбән Кама эзтабарлары бүләкләнде. Ольга Ланцова 2007 елдан «Нефтехимик» отряды командиры булып тора. Отряд Краснодар краенда, Карелиядә, Новгород, Ленинград, Смоленск, Ростов өлкәләрендә эзләнү экспедицияләре үткәрә. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган солдатларны эзләүче «Татнефть-поиск» отряды җитәкчесе Миләүшә Котенкова җәсәдләрне күмүне оештыру белән шөгыльләнә, солдатларның онытылган исемнәрен торгыза, һәлак булган сугышчыларның мәгълүматлар базасын алып бара, архив документлары белән эшли.

«Быел конкурста Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре катнашты. Бу - безнең өчен дәрәҗә, һәм конкурс тарихында чын-чынлап алтын бит» , - диде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева. Номинациядә 1943 елда 18 яшендә фронтка киткән Түбән Кама кызы Екатерина Галанова җиңү яулады. Җәмәгать активисты Екатерина Павловна өч бала үстергән, биш онык һәм алты оныкчыгы бар.


«Ир-ат - лидер» номинациясендә ике җиңүченең берсе Андрей Бликин булды. Ул 2002 елдан Түбән Кама районы Әтиләр ассоциациясен җитәкли. 18 ел эчендә 61 мәгариф учреждениесендә ассоциацияне берләштерүче әтиләр советлары булдырылган. Шул ук вакытта Андрей Бликин 10 нчы мәктәп директоры булып эшли, шулай ук территориаль сайлау комиссиясен җитәкли.


«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы 1996 елдан бирле үткәрелә. Бу юлы конкурска 500гә якын гариза тапшырылган, 200 гә якын катнашучы зона турларына үткән.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*