ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбән Кама үзбәк җәмгыяте төрле милләт хатын-кызлары арасында бәйге оештыра
Бәйгеләр
  • 05 Март 2020 - 15:25
  • Караулар: 69
Түбән Камада  үзбәк милли-мәдәни җәмгыяте төрле милләт хатын-кызлары арасында конкурс игълан итә. Приз фонды -  50 мең сум. 

Конкурста төрле милләт вәкилләре үз халкының гореф- гадәтләрен, үз-үзләрен, иҗади сәләтләрен күрсәтергә тиеш булачак. 

Конкурс үз эченә туган якны өйрәнү (ТАССРның 100 еллыгы кысаларында викторина), презентация һәм иҗади этапларны ала. Бәйге йомгаклау концерты белән тәмамланачак.

Катнашу өчен гаризалар һәм видеоматериаллар 17 мартка кадәр  ddn-metod@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*