ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
57 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
7 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
3 көн калды
Түбән Камада Яңа ел бәйрәменә иң матур бизәлгән иҗтимагый киңлекләр ачыкланды
Бәйгеләр
  • 13 Гыйнвар 2020 - 11:01
  • Караулар: 34

Бүген район җитәкчеләренең 2020 елда беренче дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Камада бәйрәмгә бизәлгән иҗтимагый киңлекләргә бәя биреп, нәтиҗәләрне атадылар.

«Халык бу хәрәкәттә күршеләрчә берләште, йортлардагы баскычлар һәм мәйданчыкларны үзе ясаган әйберләр белән бизәде, ясалма чыршылар куйды, киләсе 2020 елга теләкләр язды. Конкурста 73 подъезд катнашты, - диде киңәшмәдә Айдар Метшин. - Мондый акцияләр, проектлар – бик күп нәрсәнең, шул исәптән бәйрәм кәефенең дә, үзебезнең активлыгыбызга һәм инициативага бәйле булуны раслый».


Шәһәр күләмендә 19 ишегалды бәйрәмчә бизәлде,  аларда Яңа ел чыршысы, кар таулары, боз сыннары урын алды.


Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнде:

«Бозлы әкият» - Сосновка авыл җирлеге;

«Ә безнең ишегалдында Яңа ел» - Каенлы авыл җирлеге;

«Раштуа балкышы» - Прости авыл җирлеге;

«Кышкы әкият» - Кама Аланы;

«Искиткеч чыршы» - «Велики» паркы;

«Җиде могҗиза урыны» - «Гаилә» паркы;


«Кама уенчыгы» - Яр буе чыршысы;

«Тылсымлы мизгелләр»- Тукай паркы;

«Төньяк балкышы» - Лемаев мәйданы;

«Яңа ел уеннары» - Нефтехимиклар паркы;

«Яңа ел бүләге» - Химиклар проспекты бизәлеше, «Татнефть» ГАҖ;

«Утлар яктысында» - Шинчылар скверы;


« Әкияттә кунакта»- «Танеко» скверы;

«Яңа ел сәяхәте» - шәһәр электр транспорты предприятиесе;

«Һәр көн бәйрәм» - Түбән Кама шәһәре парклары һәм скверлары иҗади остаханәсе;

«Иң матур Яңа ел подъезды» - Химиклар урамы, 32 (Цой гаиләсе);

«Иң матур Яңа ел ишегалды» - Химиклар урамы, 72б;

«Иң яхшы ишегалды тамашасы» - Менделеев урамы, 26.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*