Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Кем җиңә, шуңа - планшет: түбәнкамалылар шәһәргә керү юлында баннерлар өчен үз дизайн-макетларын тәкъдим итә ала
Бәйгеләр
  • 12 Июль 2019 - 13:43
  • Караулар: 38

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының шәһәргә керү юлына урнаштырылачак баннер макетына конкурс игълан итүе турында язган идек. Конкурсның вакыты озайтыла: ул 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

 "Үз дизайн-макетын эшләгәндә, авторга ниятен аңлаешлы, сәнгатьле һәм үзенчәлекле итеп ясарга  омтылырга кирәк. Ул шәһәр образын чагылдырырга тиеш", - диелә нигезләмәдә.

Конкурста  профессиональ һәм һәвәскәр рәссамнар, иҗат коллективлары, остаханә- студияләр, уку йортлары вәкилләре катнаша ала. Катнашу бушлай, әмма  reklama.nmr@yandex.ru. электрон адресына гариза җибәрергә кирәк. 

Конкурста җиңүчеләр түбәндәге бүләкләргә ия булачак:

1 нче урын - рәхмәт хаты, планшетлы компьютер;

2 нче урын - рәхмәт хаты, кәрәзле телефон;

3 нче урын - рәхмәт хаты, телефонны энергия белән тәэмин итү өчен чыбыксыз җайланма.

Конкурска җибәрелгән һәр фотосурәттә автор  һәм эшнең исеме күрсәтелергә  тиеш. Җиңүчеләрнең эшләре Түбән Камага керү юлындагы баннерларда урнаштырылачак.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*