Рус Тат
24 Февраль 2019
15:00 - 17:00
8 көн калды
23 Февраль 2019 18:00
24 Февраль 2019 20:00
7 көн калды
«Минем яраткан Түбән Камам» фотоколлажлар бәйгесе игълан ителә
Бәйгеләр
  • 27 Гыйнвар 2019 - 09:32
  • Караулар: 43
Түбән Каманың яшьләр китапханәсе шәһәр халкын һәм кунакларны «Минем яраткан Түбән Камам»  фотоколлажлар конкурсында катнашырга чакыра. 

Бәйгегә   тарихта калган берәр бина, истәлекле урын, урам, йортның элеккеге фотосы белән аның хәзерге күренешен чагылдырган фотоколлажлар кабул ителә. Аның зурлыгы 10см x 15 см тәшкил итәргә, әлеге рәсемгә туры килә торган текст яки шигырь белән тулыландырылырга  тиеш. Иҗади эшегезгә исем биреп, анда үз исем-фамилиягезне дә күрсәтеп, Nk.45@tatar.ru.  электрон адресына җибәрә аласыз.
 
Конкурска кабул ителгән эшләрдән соңрак  фото-альманах һәм электрон җыентык  тупланачак. Иң яхшы эшләр дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк. 

Фоторәсемнәр 1 октябрьгә кадәр Шинчылар пр., 44 (яшьләр китапханәсе) адресы буенча яисә электрон адреска кабул ителә.

Белешү өчен телефон: 39-04-53.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*