Айдар Рәис улы Метшин
Түбән Кама муниципаль район Башлыгы Айдар Рәис улы Метшин Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы вәкиллекле органы тарафыннан 2006 елның 2 декабрендә сайланды.
Шәхси фикер

«Түбәнкамалылар безнең хоккейны яратуыбыз һәм аңлавыбызны, спорт үсешенә аерым игътибар бирелүче шәһәр булуыбызны тагын бер кат расладылар һәм исбат иттеләр.»

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә ясалган чыгыштан, 29 февраль, 2016 ел

«Бүген без үткәндәге чимал шартларына кире кайту булмаячагын аңларга һәм моны кабул итәргә тиешбез. Безгә, үз көчебезгә таянып, яңа тормыш шартларында көн итәргә өйрәнергә кирәк...»

Депутатларның 2015 ел нәтиҗәләре буенча берләштерелгән сессиясендә ясалган чыгыштан

«Безгә бүген юлыбызда очраган каршылыкларны җиңәргә булышучы “куркынычсызлык мендәре”– авыл хуҗалыгы тармагы бар. Авылның яшәү рәвешен, киләчәк үсешен кайгырту - хәзерге вакытта бик мөһим мәсьәлә...»

Макаровка авыл җирлеге халык җыенында ясалган чыгыштан

«Россия солдаты булу – чын ир-ат булу дигән сүз. Армиянең кырыс мәктәбен үткән, үз өлешенә, кулына корал тотып, туганнары һәм якыннары иминлеген саклау бурычы йөкләнгән һәркем тыныч тормыш кыйммәтен башкаларга караганда да ныграк аңлый...»

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тәбрикләү сүзеннән

«Хатын-кыз булу – бөтенләй башка билгеләнеш: мәхәббәт һәм матурлык, ана булуның бөек хисе, гаилә учагы җылысы, һөнәри хезмәт һәм туганнарың, якыннарың өчен үз-үзеңне аямыйча, кайгыртучанлык күрсәтүгә һәрчак урын булган тулы бер дөнья.»

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тәбрикләү сүзеннән